- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 15 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. Бер фикер буенча, Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Льяшево исеме белән искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1884 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1886 елда – 24 ир бала һәм 2 кыз бала, 1909 елда – 59 ир бала һәм 23 кыз бала, 1915 елда 70 ир бала һәм 38 кыз бала укый), 1898 елда бер сыйныфлы хатын-кызлар (1908 елдан – катнаш) укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1900 елда – 23, 1905 елда – 21, 1907 елда 17 кыз бала укый) ачыла.
1898 елда сәүдәгәр Г.В.Поляков хисабына архистратиг Михаил хөрмәтенә янкормасы белән ике престоллы агач Троица чирәве төзелә (1971 елда сүтелә).
XX йөз башында шулай ук тимерчелек, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1495 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 30 августыннан –Тәтеш районында.
Хәзер – Льяшево авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «13 лет Октября» колхозы оештырыла. 1959 елда аңа – «Вперёд» (үзәк утары – Олы Бисәр авылы), 1963 елда – «Верный путь» (үзәк утары – Красная Поляна авылы) колхозлары, 1964 елда Ямбакты авылы кушыла; 1968 елдан хуҗалык «50 лет Октября» дип атала, 1969 елда Красная Поляна авылы «Тетюшский» совхоз-техникумы карамагына күчә. 1995 елдан авылда – «50 лет Победы» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе, 2001елдан, аталышы үзгәртелеп – В.В.Тихонов исемендәге авыл хуҗалыгы кооператвлары берләшмәсе, 2002 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003–2006 елларда «Восход» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, алдагы елларда берничә тапкыр үзгәртелә, 1976–1977 елларда ябыла, 1980 елда кабат ачыла, 1986 елда аның өчен яңа кирпеч бина төзелә, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда башлангыч мәктәп буларак бетерелә.
Авылда мәдәният йорты (1986 елгы бинада; совет хакимиятенең беренче елларында клуб һәм китапханә эшли башлый, таза тормышлы крестьян Золкин йортында урнашалар, 1971 елда элекке чиркәү бүрәнәләреннән махсус бина корыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Льяшево I, II туктаулыклары (бронза гасырның соңгы чоры), Льяшево шәһәрлеге (җирле атамасы – «Шәһәрчек») (монголларгача һәм Алтын Урда чорлары болгар ядкәре) табыла.
В.А.Ахтонов (1931–1998) – партия-хуҗалык хезмәткәре, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;
М.Л.Дворецкий (1898–1984) – урман белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Мари АССРның атказанган фән һәм техникасы эшлеклесе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, Кызыл Йолдыз һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры.
1782 елда – 328 ир-ат;
1859 елда – 793,
1897 елда – 1186,
1908 елда – 1343,
1920 елда – 1242,
1926 елда – 910,
1938 елда – 1006,
1949 елда – 491,
1958 елда – 391,
1970 елда – 240,
1979 елда – 168,
1989 елда – 171,
2002 елда – 170,
2010 елда –124,
2021 елда – 92 кеше (руслар – 70%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.