Тарихы

Никифоровка авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Сөйки, Төбәк исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (алпавытлар арасында – полковник Д.А.Лаптев, Баумгартеннар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм он тарту тарала.

1899 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1890 елда –29 ир бала һәм 4 кыз бала, 1900 елда – 16 ир бала һәм 8 кыз бала, 1914 елда 36 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында алпавыт утары сәүдәгәр А.И.Колсанов биләмәсендә була (нәселле атлар, сыерлар үрчетәләр; шунда ук тегермән, пар двигателе урнаша).

1903 елда А.И.Колсанов хисабына агач Александр Невский чиркәве төзелә (1936 елда ябыла; дини архитектура истәлеге; үзгәртеп корылган хәлдә сакланган). Аңа кадәр авыл халкы Сөйки авылының (хәзер Кама Тамагы районына керә) Троица чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне, 2 тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 749 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка колостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Монастырский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда ОГПУ исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Я.И.Кириллов). 1951 елдан, Жданов исемендәге колхоз (үзәк утары – Баймәт авылы) белән берләштерелгәннән соң, хуҗалык Жданов исемендәге колхоз дип атала. 1959 елдан авылда – Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Монастырский авылы), 1971 елдан – «Рассвет» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1983 елда – тулы булмаган урта, 1988 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

1938–1976 елларда психоневрология интернаты эшли.

Авылда мәдәният йорты (1980 елдан; аңа кадәр клуб эшләп килә), китапханә (1955 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, зиратта кәшәнә (2010) бар.

Халык саны

1859 елда – 646,
1897 елда – 735,
1908 елда – 895,
1920 елда – 790,
1926 елда – 634,
1938 елда – 492,
1949 елда – 457,
1958 елда – 424,
1970 елда – 367,
1979 елда – 202,
1989 елда – 181,
2002 елда – 141,
2010 елда – 97,
2021 елда – 68 кеше (руслар – 67%, татарлар – 28%).