- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Бисәр елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 20 км көнбатыштарак урнашкан
1929 елда нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Олы Шәмәк волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Нармонка авыл җирлегендә.
1929 елда «Коммунар» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – «Правда» газетасы исемендәге колхоз (үзәк утары – Чинчурино авылы), 1995 елдан «Правда» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1997 елдан – «Тәтеш икмәк кабул итү прндприятиесе» АҖнең «Кушкуй» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2003 елларда кабат «Правда» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
1938 елда – 247,
1949 елда – 281,
1958 елда – 290,
1970 елда – 310,
1979 елда – 261,
1989 елда – 190,
2002 елда – 139,
2010 елда –129,
2021 елда – 80 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.