Тарихы

1650–1651 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Успенское исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (алпавытлар арасында – М.Н.Кудрявцев, Сверчковлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкәләр ясау һәм тимерчелек тарала.

Авылда алпавыт утары урнаша. 1757 елда алпавыт, Казан вице-губернаторы М.Н.Кудрявцев хисабына изгеләндерүче Иоанн Златоуст исемендәге янкорма белән таштан ике престоллы Успение чиркәве төзелә, 1875 елда киңәйтелә һәм капиталь ремонт уздырыла (барокко стилендәге дини архитектура истәлеге). Зеленовка авылы халкы да аның приходына карый.

1869–1874 елларда алпавыт хатын Сверчкова хисабына хосусый мәктәп тотыла. 1884 елда бер сыйныфлы (1896 елдан – ике сыйныфлы) ирләр чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1886 елда – 42, 1905 елда – 47, 1915 елда 56 ир бала укый). 1896 елда ике сыйныфлы мәктәп каршында бер сыйныфлы үрнәк хатын-кызлар мәктәбе эшли башлый (1900 елда – 21, 1907 елда – 11, 1914 елда 20 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, кредитлау ширкәте, 7 җил тегермәне, 2 тимерчелек, 4 вак-төякләр кбете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2215 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

2005 елдан – Тәтеш шәһәр җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Разумов исемендәге колхоз оештырыла. Соңрак хуҗалыкның исеме «Верный путь» колхозы дип үзгәртелә. 1963 елдан авылда – «13 лет Октября» колхозы (үзәк утары – Льяшево авылы), 1969 елдан «Тетюшский» совхоз-техникумы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында эпиграфика истәлеге – Красная Поляна кабер ташы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла, 1927 елда Тәтеш музеена китерелә.

Күренекле кешеләре

А.И.Мурзов (1929–1993) – агроном-урман белгече, мелиоратор, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТАССРның, РСФСРның атказанган урман белгече, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 372 ир-ат;
1859 елда – 993,
1897 елда – 1391,
1908 елда – 1514,
1920 елда – 1513,
1926 елда – 1426,
1938 елда – 1472,
1949 елда – 820,
1958 елда – 503,
1970 елда – 226,
1979 елда – 131,
1989 елда – 32,
2002 елда – 11,
2010 елда – 3,
2021 елда – 3 кеше (руслар).