Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда Колунец авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантоны Колунец волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Урюм авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кашка» колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Н.Заболотнов). 1950 елда, Войков исемендәге колхоз (үзәк утары – Ивановка авылы) белән берләштерелгәннән соң, хуҗалыкның исеме «Красный партизан» колхозы дип үзгәртелә. 1958 елдан – «Ударник» (үзәк утары – Колунец авылы), 1963 елдан – «Новый мир» (үзәк утары – Нармонка авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Нагорный» җәнлекчелек совхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1977 елдан – шул ук исемендәге умартачылык совхозы, 1997 елдан – «Нива» (үзәк утары – Пролей-Каша авылы), 1999–2008 елларда «Ивановка» (үзәк утары – Ивановка авылы) авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары эшли.

Халкы башлыча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук чишмә бар.

Авыл янында археология истәлеге – Кашка авыллыгы (Ананьино культурасы) табыла.

Халык саны

1926 елда – 160,
1938 елда – 220,
1949 елда – 220,
1958 елда – 272,
1970 елда – 268,
1979 елда – 180,
1989 елда – 125,
2002 елда – 83,
2010 елда – 71,
2021 елда – 64 кеше (руслар, чуашлар).