Тарихы

1700 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм балыкчылык, шулай ук тегүчелек һәм итек тегү, сарык тиресе эшкәртү, чаналар, тәгәрмәч тугымнары һәм тырнаклары эшләү, мунчала ясау һәм чыпта сугу тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү (1905 елда урман сәнәгатьчесе М.С.Гурьянов акчасына төзелә; өлешчә үзгәртеп корылган хәлдә сакланган; совет чорында авыл хуҗалыгы склады буларак файдаланыла), мәктәп, һөнәр училищесы эшли, урман сәнәгатьчесе М.С.Гурьяновның кибетләре, складлары, тәгәрмәч тугымнары заводы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1635 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Киртәле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Красная заря» колхозы оештырыла. 1944 елда «Победа» һәм «Красное знамя» колхозлары бүленеп чыга, 1950 елда алар «Красное знамя» хуҗалыгына берләшәләр. 1961 елдан авылда – «Красное знамя» колхозы (үзәк утары – Киртәле авылы; 1980 елларда үзәк утар Кадыш авылында урнаша), 1995–2006 елларда «Красное знамя» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча «Агро-Союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп (башта – тулы булмаган урта мәктәп), клуб эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар, XIX йөз ахыры – XX йөз башы торак архитектура истәлеге – урман сәнәгатьчесе М.С.Гурьянов йорты (дүрт яклы түбә астындагы бер катлы кирпеч бина; псевдобарокко стилендәге эклектика архитектурасы үрнәге) сакланган, зиратта кәшәнә (2017) урнашкан.

Авыл янында археология истәлеге – Кадыш каберлеге (гомумболгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

П.З.Родионов (1923–1978) – гвардия сержанты, Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1859 елда – 842,
1880 елда – 1004,
1897 елда – 1224,
1908 елда – 1519,
1920 елда – 1500,
1926 елда – 1318,
1938 елда – 1239,
1949 елда – 907,
1958 елда – 682,
1970 елда – 577,
1979 елда – 476,
1989 елда – 294,
2002 елда – 185,
2010 елда – 139,
2021 елда – 81 кеше (мордвалар).