- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасының уң кушылдыгы буенда, Тәтеш шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 еллар ахырында нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.
1929 елда Ильич исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан авылда – «Ударник» (үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылы), 1959 елдан – «Родина» (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы), 1967 елдан – Ленин исемендәге (1979 елда үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылына, 1990 елда Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылына күчерелә), 1990 елдан – «Память Яковлева» (үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылы) колхозлары, 1995 елдан – «Память Яковлева» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2007 елларда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе (үзәк утары – Жуково авылы) эшли.
1949 елда – 202,
1958 елда – 145,
1970 елда – 113,
1979 елда – 71,
1989 елда – 33,
2002 елда – 12,
2010 елда – 10,
2021 елда – 5 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.