- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Зөя елгасының уң кушылдыгы Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 18 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1710 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә, курыстан эшләнмәләр ясау тарала.
1878 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1884 елда) бер сыйныфлы катнаш Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1900 елда – 20 ир бала һәм 5 кыз бала, 1904 елда – 34 ир бала һәм 10 кыз бала, 1909 елда 31 ир бала һәм 3 кыз бала укый), 1911 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.
Авылда чиркәү төзелгәнче халкы Богдашкино авылының Никола чиркәве приходына карый (1912 елда Килдеш авылындагы чиркәү сүтелеп, Иоково халкына тапшырыла).
XX йөз башында 5 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли, авыл җәмәгатенең имана җире 1865,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Пролей-Каша волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Жуково авыл җирлегендә.
1931 елда «Заря» колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Г.Косов). 1959 елдан авылда – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Урюм авылы), 1963 елдан – К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Жуково авылы), 1994–2007 елларда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе эшли.
Халкы башлыча «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Октябрь революциясеннән соң башлангыч мәктәп ачыла, 1951–1952 елларда – җидееллык, 1962 елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. 2010 елда ябыла.
Элек клуб эшли.
Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, зиратта кәшәнә (2012) бар.
И.Д.Куркин (1931 елда туган) – агроном галим, РФнең атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;
Е.П.Потапов (1944–2007) – механизатор, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;
Ю.Т.Старшинин (1948–2019) – педагог, прозаик, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы.
1782 елда – 174 ир-ат;
1859 елда – 529,
1897 елда – 874,
1908 елда – 1095,
1920 елда – 1339,
1926 елда – 930,
1938 елда – 1052,
1949 елда – 907,
1958 елда – 907,
1970 елда – 981,
1979 елда – 715,
1989 елда – 449,
2002 елда – 356,
2010 елда – 278,
2021 елда – 204 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.