- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тәтеш–Апас автомобиль юлы буенда, Тәтеш шәһәреннән 24 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегермәнчелек тарала.
Ямбакты авылының Троица чиркәве приходына карый.
1886 елда – укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 1887 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе (1905 елда – 19 ир бала һәм 5 кыз бала, 1910 елда – 26 ир бала һәм 14 кыз бала, 1915 елда 30 ир бала һәм 16 кыз бала укый) ачыла.
XX йөз башында 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 808,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Олы Тормы авыл җирлегендә.
1929 елда «Красный борец» колхозы оештырыла. 1951 елдан авылда – Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Олы Тормы авылы), 1963 елдан, исеме үзгәртелеп – «Заря» кколхозы, 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Новая заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Совет чорында – башлангыч мәктәп, 2001 елга кадәр клуб эшли.
П.А.Иванов (1909–1944) – рядовой, Советлар Союзы Герое.
1859 елда – 252,
1897 елда – 557,
1908 елда – 577,
1920 елда – 583,
1926 елда – 406,
1938 елда – 394,
1949 елда – 283,
1958 елда – 232,
1970 елда – 146,
1979 елда – 97,
1989 елда – 60,
2002 елда – 29,
2010 елда – 25,
2021 елда – 16 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.