Тарихы

1618–1619 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Дмитриевское, Тинчурино Удельное буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше тарала.

1779 елда приход халкы акчасына апостоллар Петр һәм Павел янкормалары белән бергә ике престоллы Дмитрий Солунский чиркәве төзелә (сакланмаган). Олы Бисәр һәм Кече Бисәр авыллары халкы да аның приходына карый.

1841 елдан Уделлар ведомствосы мәктәбе эшләп килә, 1867 елда ирләр земство мәктәбе итеп үзгәртелә. 1885 елда хатын-кызлар чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында Австрия руханилыгының иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, 10 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 2 май язу урыны, 2 ярма яргыч, салат әзерләү урыны, 2 сыраханә, казна шәрабханәсе һәм 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3556 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна колостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Нармонка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Правда» исемендәге колхоз оештырыла. 1940 елларда аннан Чкалов исемендәге колхоз бүленеп чыга, 1950 елда кабат кушыла. 1959 елда элеге хуҗалык «Прожектор» (үзәк утары – Кече Бисәр авылы) һәм «Коммунар» (үзәк утары – Кушкуй авылы) колхозлары белән берләштерелә, 1993 елда «Прожектор» колхозы (үзәк утары – Кече Бисәр авылы) бүленеп чыга. 1995–2003 елларда авылда «Правда» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, 1997 елда аннан «Тәтеш икмәк кабул итү предприятиесе» АҖнең «Кушкуй» ярдәмче хуҗалыгы (үзәк утары – Кушкуй авылы) аерыла, 2001 елда кабат кушыла.

Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шәгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч (совет чорында – урта) мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (2015 елдан), китапханә (1921 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, Петропавел чиркәве (2019 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Чинчурино авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

М.Е.Дряничкин (1909–1945) – капитан, Советлар Союзы Герое, Ленин, Александр Невский орденнары кавалеры;

Л.И.Лазор (1941 елда туган) – хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Украинаның атказанган юристы, шагыйрә;

А.К.Орлов (1923–1999) – юрист, ТАССРның, РСФСРның Югары мәхкәмәләре рәисе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Я.П.Староверов (1904–1955) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое, Ленин, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 490 ир-ат;
1859 елда – 1780,
1897 елда – 2639,
1908 елда – 2711,
1920 елда – 2739,
1926 елда – 1895,
1938 елда – 1628,
1949 елда – 1143,
1958 елда – 1021,
1970 елда – 815,
1979 елда – 646,
1989 елда – 480,
2002 елда – 344,
2010 елда – 309,
2021 елда – 252 кеше (руслар).