Тарихы

Хәзерге авыл урынында Идел буе Болгар дәүләте чорында торулыклар була. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл шулай ук Кошки, Шонгаты исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше тарала.

1890 елда приход халкы хисабына Изге Герман Казанский чиркәве төзелә (сакланмаган).

1878 елда – бер сыйныфлы земство ирләр мәктәбе (1886 елда – 50, 1895 елда – 45, 1909 елда 90 ир бала укый), 1891 елда бер сыйныфлы Изге Гурий борадәрлеге хатын-кызлар мәктәбе (1893 елда – 24, 1900 елда – 25, 1907 елда 55 кыз бала укый) ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, кредитлау ширкәте, тимерчелек, 4 җил тегермәне, казна шәраб кибете һәм 10 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2862,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Шәмәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Большевик» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.В.Ахтонов). 1944 елда Чапаев исемендәге колхоз бүленеп чыга, 1950 елда ул кабат, «Победа» (үзәк утары – Победа поселогы) белән бергә, «Большевик» колхозына кушыла; 1963 елда, соңгысы «Пробуждение» колхозы (үзәк утары – Кече Шәмәк авылы) белән берләштерелгәч, хуҗалык «Победа» дип атала, 1970 елда «Родина» колхозы (үзәк утары – Кече Шәмәк авылы) бүленеп чыга. 1994 елдан авылда – «Победа» күмәк предприятиесе, 2002–2007 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында – башлангыч мәктәп, 1931 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла; 1934 елда алар тулы булмаган урта мәктәпкә берләштерелә, 1938 елда ул – урта, 1941 елда – тулы булмаган урта, 1951 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1983 елда яңа бина төзелә). 1960 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла (1999 елда мәктәп музее статусы бирелә, беренче җитәкчесе – Н.М.Самаркина; 400 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә).

Авылда «Ромашка» балалар бакчасы, мәдәният йорты (2014 елда яңа бина төзелә), китапханә (1922 елда уку өе буларак ачыла), табиблык амбулаториясе, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, фитнес үзәге (2022 елдан), изгеләндерүче Герман Казанский чиркәве (2003 елдан), чишмә бар.

Мәдәният йорты каршында «Туслах» вокаль ансамбле (2012 елдан), «Салкус» театр коллективы (2019 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – XIV–XV йөзләр кабер ташлары сакланган Олы Шәмәк зираты урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.М.Сорокин (1941–2021) – журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Чуваш язучылары берлеге рәисе;

Н.С.Степанцев (1935 елда туган) – фотохәбәрче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы;

И.С.Тимесков (1915–1996) – табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 232 ир-ат;
1859 елда – 1033,
1897 елда – 1868,
1908 елда – 2356,
1920 елда – 2239,
1926 елда – 1660,
1938 елда – 1540,
1958 елда – 1425,
1970 елда – 1371,
1979 елда – 1075,
1989 елда – 671,
2002 елда –1290,
2010 елда – 1221,
2021 елда – 497 кеше (чувашлар).