Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Чинчурино авылындагы Дмитрий Солунский чиркәве приходына карый.

1885 елда катнаш бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1907 елда – 49 ир бала һәм 147 кыз бала, 1915 елда 36 ир бала һәм 14 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1969,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Льяшево авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Вперёд» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – «Октябрьнең 13 еллыгы» (үзәк утары – Льяшево авылы), 1968 елдан – «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозлары, 1995 елдан – «Җиңүнең 50 еллыгы» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе, 2001 елдан – В.В.Тихонов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе, 2002 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003–2006 елларда «Восход» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (2007 елдан), мәдәният йорты (2009 елдан – мәктәп бинасында), китапханә (1936 елда уку өе буларак ачыла, 1945 елдан – клуб бинасында, 1969 елда аерым бина төзелә, 1995 елдан – клуб бинасында, 2009 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Чәчәк» вокаль ансамбле эшли (2016 елдан).

Күренекле кешеләре

О.В.Миловидова (1890–1975) – педагог, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Ленин, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

А.В.Чубуков (1888–1964) – табиб, дәүләт эшлеклесе, медицина фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган табибы, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашучы, Ленин ордены кавалеры;

В.Н.Юдин (1911–1995) – прозаик, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 170 ир-ат;
1859 елда – 470,
1897 елда – 894,
1908 елда – 1006,
1920 елда – 915,
1926 елда – 930,
1938 елда – 567,
1949 елда – 545,
1958 елда – 589,
1970 елда – 545,
1979 елда – 445,
1989 елда – 333,
2002 елда – 285,
2010 елда – 257,
2021 елда – 196 кеше (чувашлар).