- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тәтеш–Апас автомобиль юлы буенда, Тәтеш шәһәреннән 21 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.
XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1778,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Олы Тормы авыл җирлеге үзәге.
1930 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда аңа «Үрнәк» (үзәк утары – Кече Тормы авылы) һәм «Красный борец» (үзәк утары – Чолы авылы) колхозлары кушыла, 1963 елда хуҗалыкның исеме «Заря» колхозы дип үзгәртелә. 1995–2006 елларда авылда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Новая заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында эшли (атлар асрау, үсемлекчелек).
Авылда башлангыч мәктәп (2011 елдан), «Улыбка» балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), китапханә (1934 елда уку өе буларак ачыла, 1952 елдан – хәзерге статуста, 2012 елдан – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан), мәдрәсә (2007 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Хуҗа» чишмәсе бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Олы Тормы курганнары (чоры ачыкланмаган) табыла.
М.Ф.Гыйльметдинов (1935 елда туган) – механизатор, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры;
М.Г.Мозаффария (1873–1945) – язучы, педагог;
К.З.Хәмзин (1895–1976) – тел галиме, педагог, Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы.
1782 елда – 207 ир-ат;
1859 елда – 823,
1897 елда – 1138,
1908 елда – 1502,
1920 елда – 1305,
1926 елда – 808,
1938 елда – 772,
1949 елда – 570,
1958 елда – 521,
1970 елда – 551,
1979 елда – 517,
1989 елда – 392,
2002 елда – 401,
2010 елда – 380,
2021 елда – 294 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.