- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасының югары агымы буенда, Тәтеш шәһәреннән 20 км төньяктарак урнашкан
1928 елда Зур Әтрәч авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. ТАССРның Буа кантоны Тәтеш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Монастырский авыл җирлегендә.
1931 елда «Труд» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Ш.Шакиров). 1949 елда хуҗалыкның исеме Жданов исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1951 елдан авылда – Жданов исемендәге (үзәк утары – Лаптевка авылы), 1959 елдан – Калинин исемендәге (үзәк утары – Монастырский авылы) колхозлар, 1971 елдан – «Рассвет» колхозы (үзәк утары – Лаптевка авылы), 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә, крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.
Элек авылда клуб була.
1938 елда – 161,
1949 елда – 193,
1958 елда – 167,
1970 елда – 187,
1979 елда – 112,
2002 елда – 66,
2010 елда – 36,
2021 елда – 29 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.