Административ-территориаль буйсынуы

1928 елда Дубъяз авылыннан (хәзер – Биектау районы) күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Спас волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Ким авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Тукай исем. колхоз оештырыла. 1957 елдан 4 нче ферма “КИМ” нәсел үрчетү заводында (үзәк утары – “КИМ” совхозы поселогы). 1989 елда авыл мөстәкыйль “Яктылык” совхозына бүленә, 1997 елда “Яктылык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2008 елда ябыла). 2008 елдан аның җирләреннән крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Восток-Зернопродукт Агро” акционерлык җәмгыяте файдалана.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1997 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1997 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1931 елда – 245,
1938 елда – 323,
1949 елда – 332,
1958 елда – 336,
1970 елда – 445,
1979 елда – 361,
1989 елда – 276,
2002 елда – 287,
2010 елда – 257,
2021 елда – 225 кеше (татарлар).