Административ-территориаль буйсынуы

1917 елда Михайловский авылы һәм Александровский  поселогының кушылуы нәтиҗәсендә нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Спас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Ким авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда Александровский поселогының авыл хуҗалыгы коммунасы җирлегендә Александровский совхозы оештырыла, ул 1929 елда 35 нче нәсел үрчетү совхозына кушыла. 1932 елда әлеге совхоз җирлегендә КИМ исем. (“Коммунистический интернационал молодежи” – “Яшьләрнең коммунистик интернационал” халыкара оешмасы хөрмәтенә) нәсел үрчетү совхозы булдырыла, селекция һәм мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 1957 елда аның составында Тукай исем. колхоз, 1960–1965 елларда – Сталин исем. (Екатериновка авылы), “Красный борец” (Куралово авылы) колхозлары була.

1966 елда “КИМ” дәүләт нәсел үрчетү заводы итеп үзгәртелә (2001 елга кадәр эшли). Аның җирлегендә “КИМ” дәүләт унитар предприятиесе (2001–2004 елларда), “Иген” агросәнәгать комплексы (2004–2006 елларда), “Болгар арышы” компаниясе (2006–2008 елларда), 2008 елдан – “Болгар арышы” акционерлык җәмгыяте, 2013–2018 елларда “Авангард” акционерлык җәмгыяте эшли. Май заводы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта урта мәктәп эшли (бина 1979 елда төзелә). Мәктәп каршында 2 музей: Авыл тарихы (оештыручысы – Н.А.Романова), “Болгар” эзләнү отряды (оештыручысы – В.А.Андриянов) бар.

Мәдәният йорты (1976 елда яңа бина салына), китапханә (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), Казан җирлегендә балкыган Барлык Изгеләр чиркәве (2016 елдан), хоккей комплексы эшли.

Поселок янында археология истәлекләре:

Күренекле кешеләре

Поселок белән Социалистик Хезмәт Герое “КИМ” совхозы савымчысы К.К.Чегодаеваның (1926 –1997, поселокта җирләнә) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, аның исеме белән поселокның бер урамы йөртелә.

Халык саны

1938 елда – 326,
1949 елда – 284,
1957 елда – 893,
1970 елда – 826,
1979 елда – 717,
1989 елда – 608,
2002 елда – 575,
2010 елда – 547,
2021 елда – 518 кеше (руслар – 96%, татарлар – 4%).