Тарихы

1954 елда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасында калган Яңа Мордва авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Башта Подиваново (Подываново) исеме белән дә искә алына, 1958 елдан – хәзерге исемдә.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Татарстан Республикасының Спас районында.

Хәзер – Приволжский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1954 елдан поселок “Краснослободский” совхозында (үзәк утары – Кызыл Бистә авылы). 1973 елдан – поселок “Болгар” совхозы үзәк утары (Красный Вал, Ржавец авыллары бригадалары һәм бүлекчәсе). 1983 елда “Красный Вал” авылы бүлекчәсе җирлегендә “Лихачевский” совхозы оештырыла. 1998 елда “Болгар” совхозы җирләре Спас ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгына бирелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1954–2010 елларда поселокта урта мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1954 елда бина төзелә), китапханә (1956 елдан хакимият бинасында), балалар бакчасы (2019 елда бинага капиталь ремонт ясала) бар.

Поселок янында археология истәлекләре:

Халык саны

1957 елда – 551,
1970 елда – 493,
1979 елда – 459,
1989 елда – 467,
2002 елда – 469,
2010 елда – 465,
2021 елда – 518 кеше (руслар – 76%, татарлар – 22%, чуашлар – 2%).