- РУС
- ТАТ
Татарстанның Спас районындагы авыл, Идел елгасының сул ярында (Куйбышев сусаклагычы) буенда, Үтәк елгасы тамагыннан төньякта, Болгар шәһәреннән 19 км көньяктарак урнашкан
Тәүге торулык XVII йөз башында, Тәтеш чикләү киртәсе корылганнан соң нигезләнә. Иделнең калку ярындагы Полянский шәһәрчеге яки Полянский кальгасы дип аталган кечерәк кенә кирмәннән гыйбарәт була; күчмәннәрнең еш кабатланган һөҗүмнәре арасында тиздән бушап кала.
1657 елда шунда Түбән Новгород төбәге авылларыннан чыккан халык күчереп утыртыла. 1666 елның сентябрендә авыл Көнчыгыш Кама алдына бәреп кергән баш күтәргән башкортлар отряды тарафыннан бөлдерелә. 1668 елда авылның җирләре П.Костенецкий җитәкчелегендәге 23 Полоцк шляхтичына бирелә. 1691–1692 елларда стольник Ф.Змеев берничә шляхтичның биләмәләрен алмашка ала.
1716 елдан авылның төп өлеше крестьяннары (221 кеше) белән бергә бертуган А.И. һәм Ф.И.Змеевлар милкендә исәпләнә. 1738 елда авылга Ф.И.Змеевның хатыны княгиня П.П.Борятинская хуҗа була. 1762 елда авыл аның оныклары бертуган Н.Л. һәм А.Л.Лихачёвлар милкенә күчә. Авылда алпавыт утары урнаша. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә.
Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сарык тиресе эшкәртү, тәгәрмәч ясау, тимерчелек, тегү һәм йон-тукма ману.
1778 елда алпавыт Л.И.Лихачёв акчасына Покров чиркәве төзелә; 1883 елда аңа аш бүлмәсе, ян корылма һәм өч яруслы чаң манарасы корыла (архитекторы – И.Н.Колмаков; 1930 елда ябыла, 2000 елда яңадан ачыла; борокко стилендәге дини архитектура истәлеге). Чиркәү биләмәсендә Лихачёвларның дворян нәселе вәкилләре, шул исәптән күренекле Казан археологы һәм нумизматы, коллекционер А.Ф.Лихачёв (1832–1890) җирләнә.
XX йөз башында Покров чиркәве, 2 земство мәктәбе (1876 һәм 1913 елларда ачыла), 11 җил тегермәне, 6 кирпеч заводы, 3 тимерчелек, 2 сарык тиресе эшкәртү һәм 2 йон-тукыма ману бинасы, 2 йон тетү, казна шәраб, 6 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1515 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.
Хәзер – Полянка авыл җирлеге үзәге.
1931 елның язында авылда “Декада” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Трехозерский” совхозында (үзәк утары – Өчкүл авылы) һәм “Заречье” (авыл – үзәк утары), 1956 елда “Заречье” совхозына үзгәртелә. 1960 елда “Заречье” совхозы “Трехозерский” совхозына керә. 1965 елда “Трёхозёрский” совхозы 2 хуҗалыкка “Трехозерский” (үзәк утары – Өчкүл авылы) һәм “Полянский” совхозларына таркала (авыл – үзәк утары, хуҗалыкка шулай ук Балымер, Танкеевка авыллары керә). 1983 елда Танкеевка авылы мөстәкыйль “Танкеевка” совхозы, 1989 елда Балымер авылы – “Балымер” совхозына аерылып чыга. 1997 елда “Полянский” совхозы “Полянский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2006 елга кадәр эшли).
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда урта мәктәп (1983 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1985 елда яңа бина төзелә), китапханә (күпфункцияле үзәк бинасында), күпфункцияле үзәк (2013 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан), Покров чиркәве (2000 елдан, чиркәү биләмәсендә Лихачевларның гаилә некропеле бар, борынгы кабер ташлары саклана).
Авыл янында археология истәлекләре:
Ю.В.Еров (1950 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
А.Ф.Лихачев (1832–1890) – археолог, нумизмат, коллекционер (40 меңнән артык предмет, Казан шәһәр фәнни-сәнгать музееның (хәзер – Татарстан Республикасының Милли музее) нигезен тәшкил итә), Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыятен оештыручыларның берсе;
И.Ф.Лихачев (1826–1907) – вице-адмирал, хәйрияче.
1782 елда – 269 ир-ат;
1859 елда – 1389,
1897 елда – 1925,
1908 елда – 2222,
1920 елда – 2357,
1926 елда – 2091,
1938 елда – 1446,
1949 елда – 931,
1958 елда – 1100,
1970 елда – 754,
1979 елда – 669,
1989 елда – 733,
2002 елда – 627,
2010 елда – 597,
2021 елда – 556 кеше (руслар – 94%, татарлар – 4%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.