- РУС
- ТАТ
Татарстанның Спас районындагы авыл, Үтәк елгасының югары агымы (Идел елгасының сул як кушылдыгы) буенда, Болгар шәһәреннән 58 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1922 елда Кузнечиха авылы пүчинкәсе буларак нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Кузнечиха волостена керә.
1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 10 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.
Хәзер – Кузнечиха авыл җирлегендә.
1932 елдан авыл “Красная Поляна” колхозының үзәге була. 1950 елдан Сталин исем. колхозда (үзәк утары – Кузнечиха авылы), 1957 елда “Звезда” колхозы итеп үзгәртелә. 1997 елдан “Звезда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли (2006 елда бетерелә).
Халкы башлыча сарык асрау һәм сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлекләре – Покровка авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.