Тарихы

1692 елда Саранск һәм Темников өязләреннән күченгән ясаклы мордвалар авылы буларак нигезләнә. Башта Налитево исеме белән дә (авылны нигезләүче ясаклы мордвалы Атяшки Налитев фамилиясеннән) искә алына; 1710–1711 елларда хәзерге исемдә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, йон тетү тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1897 елдан), 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1166 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Иске Бәрән волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Иске Рәҗәп авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Фрунзе исем. колхоз (үзәк утары – Өчкүл авылы) оештырыла. 1950 елдан – Тельман исем. колхоз (үзәк утары – Иске Рәҗәп авылы), 1997 елдан “Иске Рәҗәп” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп һәм клуб бар.

Халык саны

1699 елда – 13,
1716 елда – 208,
1762 елда – 325,
1782 елда – 149 ир-ат;
1795 елда – 243,
1859 елда – 641,
1897 елда – 1046,
1908 елда – 1320,
1920 елда – 1396,
1926 елда – 706,
1938 елда – 458,
1949 елда – 470,
1958 елда – 405,
1970 елда – 358,
1979 елда – 160,
1989 елда – 37,
2002 елда – 23,
2010 елда – 4 (мордва),
2013 елдан даими яшәүчеләр юк.