Тарихы

1691 елда әлеге территория күчеп утыру җиреннән салым түләү шарты белән Суздаль өязе Спас-Преображенские монастыреның элеккеге крестьяны тимерче Дорошка Гавриловка бирелә.

XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында авылга төрле өязләрдән качып киткән крестьяннар килеп урнаша, 1703 елда алар 492 кеше исәпләнә. Бу елларда авыл шулай ук Архангельское дигән икенче исем ала. 1703 елның җәендә качып киткән крестьяннарны эзләүче отряд тарафыннан авыл яндырыла.

1710 елда яткын җирләр барлык биләмәләре белән алпавыт А.С.Сергеев һәм С.И.Веренскийга бушлай бирелә. 1710 елдан Петропавловский, Покровский исемнәре белән дә искә алына. 1762 елда авыл князь П.Г.Дадиани, соңрак аның улы А.П.Дадиани карамагында була. XIX йөздә – XX йөз башында авыл белән шулай ук дворяннар Колбецкий һәм Немирович-Данченко идарә итә.

1861 елгы реформаларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә, тәгәрмәч ясау, балта эше, тегүчелек, тимерчелек тарала.

1874–1878 елларда авылда 1872 елда янган агач чиркәү урынына алпавыт, отставкадагы подпоручик М.Е.Немирович-Данченко акчасына Покров чиркәве төзелә (1936 елда ябыла, 2006 елда яңадан ачыла; рус-византия стилендәге дини архитектура истәлеге), 1902–1904 елларда алпавыт хатын Н.Д.Голосова акчасына Покров чиркәвенә теркәлгән Воскресение Господня храмының Обновление искә алу чиркәве (1936 елда ябыла, псевдорус юнәлешенең эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

XX йөз башында волость идарәсе; земство мәктәбе (1867 елдан эшләп килүче авыл приход мәктәбе җирлегендә 1896 елда ачыла), фельдшерлык пункты (1905 елда), кредитлар ширкәте, 15 җил тегермәне, йон тетү, казна шәраб, сыраханә була, пәнҗешәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3461,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха районы үзәге, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Кузнечиха авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Комбайн”, “Урожай”, “Память Ленина” колхозлары оештырыла. 1932 елда колхозлар “Гигант” хуҗалыгына керә. 1934 елда хуҗалык ваклана һәм яңадан элеккеге исемнәре белән йөртелә.

1950 елда хуҗалык Сталин исем. колхозга берләштерелә. 1950 елларда аңа “Татарский Городок”, “Красная Поляна” (Покровка авылы), “Красная Горка” (юкка чыккан Агнеевка авылы), Молотов исем. (юкка чыккан Михайловка авылы) хуҗалыклары кушыла.

1957 елдан – авыл “Звезда” колхозы үзәк утары. 1997 елда “Звезда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2006 елда бетерелә). 2009 елдан авылда крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

1938 елда авылда Кузнечиха сөт заводы ачыла (1972 елда яңа корпус төзелә, 2002 елдан – “Кузнечиха сөт заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2003 елда ябыла), 1995 елда Спас “Сельхозтехника” район берләшмәсенең Кузнечиха ремонт остаханәсе (1999 елда “Звезда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына керә).

1960–1970 елларда авыл белән янәшә аэродром урнаша. Очышлар Казан һәм Куйбышев шәһәрләренә (хәзерге – Болгар шәһәре) гамәлгә ашырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда земство карамагында башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда җидееллык, 1935 елда – урта (1977 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1930 елда табиб амбулаториясе (1935 елдан Кузнечиха район хастаханәсе), 1937 елда – трахоматоз пункты, балалар табу йорты, 1960 елдан участок хастаханәсе, хирургия, терапевт, бала тудыру йорты һәм йогышлы авырулар бүлеге эшли. 1993 елда баш табиб И.В.Самохваловның вафатыннан соң хастаханәгә аның исеме бирелә. 2005 елда хастаханә Кузнечиха табиб амбулаториясе (2014 елда яңа бинага урнаша) була.

Авылда мәдәният йорты (2009 елдан, элеккеге теш табибы һәм дәвалау-физкультура кабинеты бинасында), китапханә (1920 елларда, хәзер авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында), балалар бакчасы (1948 елдан, хәзер мәктәп бинасында), Сувар шәһәре тарихы музее (1998 елда, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей тыюлыгы филиалы, оештыручысы һәм мөдире – М.Н.Садриева; музей коллекциясе нигезен Сувар шәһәрлеге археология табылдыклары (экспозициядә 2000 артык саклау берәмлеге) тәшкил итә, Покров чиркәве (2006 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сударушка” үзешчән сәнгать коллективы (2011 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Сувар шәһәрлеге (Болгар культурасына караган торак һәм хуҗалык корылмалары, саклау ныгытмалары калдыклары һәм X–XIV йөз каберлекләре),
  • Кузнечиха I–VI авыллыклары (болгар чоры).

Авылда 1941 елның 9 ноябрендә авиаһәлакәттә һәлак булган очучылар К.Пряничников һәм С.Муравьев кабере бар (2012 елда һәйкәл реконструкцияләнә).

Күренекле кешеләре

А.М.Дымкин (1924–1992) – геолог, геология-минерология фәннәре докторы, профессор, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнаша;

И.С.Нәфыйков (1960 елда туган) – Татарстан Республикасының прокуроры, Татарстан Республикасының атказанган юристы;

Е.В.Тимофеев (1926–1985) – драма актеры, ТАССРның, РСФСРның атказанган артисты.

Халык саны

1762 елда – 372 ир-ат;
1795 елда – 1361,
1859 елда – 1894,
1897 елда – 2508,
1908 елда – 2839,
1920 елда – 3069,
1926 елда – 2451,
1938 елда – 2325,
1949 елда – 1799,
1958 елда – 1859,
1970 елда – 1053,
1979 елда – 1010,
1989 елда – 612,
2002 елда – 547,
2010 елда – 467,
2021 елда – 417 кеше (руслар – 78%, татарлар – 10%, чуашлар – 3%, украиннар – 3%).