Тарихы

XIX йөздә нигезләнә. 1930 еллар уртасына кадәр Молостовка исеме белән (элеккеге хуҗалары – дворян Молоствовлар фамилиясе буенча) йөртелә. “Красный Вал” колхозы оешканнан соң хәзерге исемдә.

1861 елгы реформаларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе, 3 тегермән, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 153,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Кызыл Бистә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1934–1954 елларда авылда “Красный Вал” колхозы оештырыла. 1983 елда “Болгарский” (үзәк утары – Приволжский поселогы, авылда совхоз бүлекчәсе), “Трехозерский” (үзәк утары – Өчкүл авылы) совхозларын ваклау сәбәпле, “Лихачевский” совхозы булдырыла. 1997–2008 елларда “Лихачевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1993 елда яңа бина төзелә), китапханә (клуб бинасында) бар. 2005 елда юкка чыккан Порфировка авылында туган Советлар Союзы Герое П.Т.Лихачевка бюст (инициаторы – В.Н.Лихачев) куела.

Авылның төньяк чигендә археология истәлеге – Красный Вал – Кама аръягы чикләү киртәсенең бер өлеше буларак туфрактан өелгән корылма табыла.

Күренекле кешеләре

В.П.Агафонов (1939–1999) – вице-адмирал, беренче атом су асты флотилиясе командующие (1988–1992).

Халык саны

1815 елда – 139 ир-ат;
1859 елда – 446,
1897 елда – 583,
1908 елда – 717,
1920 елда – 682,
1926 елда – 590,
1938 елда – 423,
1949 елда – 267,
1970 елда – 290,
1979 елда – 188,
1989 елда – 241,
2002 елда – 226,
2010 елда – 209,
2021 елда – 200 кеше (руслар – 91%, татарлар – 6%, чуашлар – 2%).