- РУС
- ТАТ
Татарстанның Спас районындагы авыл, Бәрән елгасы (Майна елгасының уң кушылдыгы) буенда, Ульяновск өлкәсе чигеннән 2 км читтәрәк, Болгар шәһәреннән 87 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1670 елларда Казан губернасы Зөя өязенең ясаклы Анеут, Түбән Тархан һәм Еркеево авыллары кешеләре тарафыннан нигезләнә. 1680 елларда шулай ук аңа кадәр Майна елгасының югары агымы буенда яшәгән ясаклы татарар да күчеп утыра.
Авылның беренче атамасы – Бәрән – үзе янындагы елга исеменнән алынган. 1710–1716 елларда Яңа Бәрән авылы (хәзерге Чәчәкле авылы) нигезләнгәннән соң, Иске Бәрән дип атала башлый һәм 1958 елга кадәр шул исемне йөртә. 1958 елда халык соравы буенча, авылга нигез салучы, риваятьләргә караганда Болгар шәһәреннән чыккан Рәҗәп бабай хөрмәтенә авыл атамасы үзгәртелә.
1861 елга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек һәм тимерчелек кәсепчелеге, арба көпчәкләре ясау тарала.
XX йөз башында авылда 7 мәчет, 3 мәдрәсә, 12 тегермән, пар тегермәне, 8 ярма яргыч, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5310,25 дисәтинә тәшкил тә.
1914 елда земство рус-татар мәктәбе ачыла.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә.
1920 елдан − ТАССР Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән Спас районында.
Хәзер − Иске Рәҗәп авыл җирлеге үзәге.
1929 һәм 1930 елларда авылда «Кызыл Октябрь» һәм «Киң Тормыш» колхозлары оештырыла, 1948 елдан – берләштерелгән Тельман исем.(шулай ук Налёткино авылы да керә) колхозның үзәк утары, 1997 елда «Иске Рәҗәп» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә, 2003 елдан «Иске Рәҗәп» крестьян фермер хуҗалыгы эшли.
1963–1992 елларда кирпеч заводы, 1977–1994 елларда – пекарня, 1970–1979 елларда – берничә тегермән, орлык ваклагыч, май язу заводы, пилорама, казылык цехы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1941 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (2005 елда яңа бина төзелә).
1970 елдан тарих-туган якны өйрәнү музее (башта колхоз идарәсе бинасында урнаша, хәзер – мәктәп бинасында, оештыручысы – С.К.Хәйретдинов) эшли.
Авылда мәдәният йорты (1930 елда, мәчет бүрәнәләреннән төзелгән бинада клуб буларак ачыла, 1975 һәм 2012 еллардан яңа биналарда), китапханә (1927 елда уку өе буларак ачыла, 1930 елдан клуб бинасында, 1975 елдан мәдәният йорты бинасында, 2013 елдан башкарма комитет бинасында), балалар бакчасы (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елда яңа бина төзелә), янгын сүндерү депосы (2009 елдан), мәчет (1992 елдан), хоккей комплексы бар.
2010 елда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәм сәяси репрессия корбаннары истәлегенә мемориал ачыла.
Авыл янында археология истәлекләре:
З.Г.Гыйззәтуллин (1924–2022) – Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, туган якны өйрәнүче, Бөек Ватан сугышында катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Иске Рәҗәп урта мәктәбе тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе (2001 елдан); Р.Я.Игъламов (1955 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
Н.Н.Мөхәммәтгалиев (1953 елда туган) – зоотехник, биология фәннәре докторы, профессор;
Ф.Н.Мөхәммәтгалиев (1959 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор;
Ф.В.Мөхәммәтов (1967 елда туган) – Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы директоры (2013–2019 елларда), Спас районы башлыгы (2019 елдан);
К.Ә.Нугаев (1956 елда туган) – Спас халык депутатлары советы рәисе (1995–2005 елларда), Спас районы башлыгы (2006–2019 елларда);
К.Сүнчәләев (1670–1722) – ислам дине эшлеклесе, тәрҗемәче, 1722 гелда Петр I күрсәтмәсе буенча Петербург Фәннәр академиясе өчен 50 ләп Болгар кабер ташы язуларын күчерә һәм тәрҗемә итә;
С.К.Хәйретдинов (1946 елда туган) – журналист, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
Р.Р.Хәмидуллин (1948 елда туган) – мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
1716 елда – 691,
1762 елда – 882 кеше;
1782 елда – 420 ир-ат;
1795 елда – 921,
1859 елда – 2532,
1897 елда – 3754,
1908 елда – 4823,
1920 елда – 4634,
1926 елда – 2789,
1938 елда – 2213,
1949 елда – 1768,
1958 елда – 2093,
1970 елда – 2329,
1979 елда – 1871,
1989 елда – 1251,
2002 елда – 976,
2010 елда – 855,
2021 елда – 678 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.