Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында (1935 елга кадәр) хутор буларак нигезләнә. Атамасы 1730 елда Спас өязенә килеп урнашкан алпавыт Аграмаков фамилиясеннән алынган.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязенә керә.

1920–1930 елларда − ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр − Куйбышев) районында.

Хәзер – Аграмак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда авылда «Коминтерновская» авыл хуҗалыгы коммунасы оештырыла. 1947–1997 елларда авыл – Куйбышев исем. колхозның үзәк утары (шулай ук Татар Такталысы һәм Ямбакты авыллары да керә), 1997 елдан «Аграмаковский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, аның җирлегендә 3 крестьян-фермер хуҗалыгы оештырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (1985 елда яңа бинада урта мәктәп буларак ачыла, 2013 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 2017 елдан Никольский урта мәктәбе филиалына үзгәртелә), мәдәният йорты (2003 елдан яңа бинада), китапханә (1958 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1982 елда мәктәптә А.П.Гайдар исем., соңрак туган якны өйрәнү музейлары (оештыручысы – мәктәп директоры Л.Г.Еремеев) ачыла.

Мәдәният йорты каршында “Маски” һәвәскәр театр берләшмәсе, “Задоринка” фольклор коллективы, “Рябинушка” вокаль төркеме эшли.

Авылда революционер В.В.Куйбышев бюсты куелган (1980 елда Антоновка авыл советы тарафыннан Куйбышев исем. совхозга бүләк ителә).

Халык саны

1938 елда – 286,
1958 елда – 620,
1970 елда – 750,
1979 елда – 519,
1989 елда – 430,
2002 елда – 410,
2010 елда – 350,
2021 елда – 268 кеше (руслар – 76%, татарлар – 19%, чуашлар – 5%).