Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 858 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Азалак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл буразна» колхозы оештырыла. 1959 елда «1 Май» (үзәк утары – Азалак авылы) һәм «Самолёт» (үзәк утары – Шыгай авылы) колхозлары белән бергә «1 Май» исеме астында берләштереләләр (үзәк утары – Азалак авылы).

1995–2002 елларда авылда – «Уңыш» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Юлтимер» агрофирмасы, 2013–2019 елларда кирпеч заводы эшли.

Хәзерге вакытта 3 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла (1972 елда яңа бина төзелә), 1994 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елдан – Зур Нөркәй урта мәктәбе филиалы.

Авылда мәдәният йорты (1986 елда яңа бина төзелә), китапханә (1992 елдан), балалар бакчасы (1954 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2021 елдан), мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» фольклор ансамбле, «Сердәш» вокаль, «Сәхнә утлары» театр, «Шомба бас» хореография коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Абдуллин (1941 елда туган) – нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Октябрь Революциясе ордены кавалеры, исеме Әлмәт шәһәре урамнарының берсенә бирелә;

Ф.Г.Габделхаков (1921–1982) – капитан, Бөек Ватан сугышы ветераны, Александр Невский, беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1870 елда – 505,
1897 елда – 857,
1906 елда – 990,
1920 елда – 855,
1926 елда – 708,
1938 елда – 764,
1949 елда – 588,
1958 елда – 513,
1970 елда – 517,
1979 елда – 401,
1989 елда – 275,
2002 елда – 305,
2010 елда – 307,
2021 елда – 277 кеше (татарлар).