Тарихы

1731 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Югары Саклау, Усюлю-Саклова исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 648,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Саклаубаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Ленинчы» колхозы оештырыла. 1957 елда «Нөркәй» совхозына кушыла (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы). 1965 елдан авылда – бүленеп чыккан Тукай исем. совхоз (үзәк утарыИске Дөреш авылы), 1998 елдан – «Өчиле» күмәк предприятиесе, 2003 елдан «Родные края – Туган як» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1972 һәм 2014 елларда яңа биналар төзелә), китапханә (2004 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы (2020 елдан), «Фатыйма» мәчете (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мизгел» фольклор, балаларның «Лилия» хореография коллективлары эшли (икесе дә – 2002 елдан).

Күренекле кешеләре

Х.Ә.Уразаева (1939–2010) – җырчы, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 129 ир-ат;
1870 елда – 491,
1897 елда – 798,
1920 елда – 867,
1926 елда – 703,
1938 елда – 429,
1949 елда – 349,
1958 елда – 341,
1970 елда – 380,
1979 елда – 313,
1989 елда – 186,
2002 елда – 260,
2010 елда – 225,
2021 елда – 160 кеше (татарлар – 96%, руслар – 3%).