Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Бекбулатово исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 3 мәчет (аларның берсе 1914–1915 елларда сәүдәгәр М.Мусин акчасына төзелә, тарихи-мәдәни мирас истәлеге буларак раслана, 1990 елларда сүтелә, хәзерге вакытта элекке мәчетнең нигез өлеше кирпеч белән тышланып капланган, аның чикләрен кабатлый; икенче бер мәчет 1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла) 3 мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2995,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александровка-Карамалы волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында. Хәзер – Иске Минзәләбаш авыл җирлеге үзәге.

1924 елда халкының бер өлеше Яңа Минзәләбаш авылын нигезли (хәзер шәһәр тибындагы Җәлил поселогына керә).

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда – артель, 1929 елда «Корыч кул» колхозы (беренче рәисе – Г.В.Вәҗетдинов) оештырыла. 1945 елда соңгысы «Корыч кул», «Яңа юл» һәм «Чапаев» колхозларына бүленә, 1950 елда алар «Корыч кул» исеме астында берләштереләләр, 1958 елда хуҗалык эреләндерелә (үзәк утары – Иске Минзәләбаш авылы, шулай ук Куҗак авылы, хәзерге вакытта шәһәр тибындагы Җәлил посёлогы чикләре эчендәге Габдрахман посёлогы, Кызыл Бакча, Яңа Минзәләбаш авыллары керә).

1994–2002 елларда авылда – «Корыч кул» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1945 елда – тулы булмаган урта, 1977 елда – урта (яңа бина төзелә), 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда А.К.Тимергалин исеме бирелә. Мәктәптә А.К.Тимергалин исем. төбәкне өйрәнү мәктәбе эшләп килә (2015 елдан).

2015 елда балалар бакчасы җирлегендә мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1930 еллардан, башта элекке мәчет бинасында урнаша, 1977 елда яңа бина төзелә), китапханә (1937 елдан, 1978 елдан – мәдәният йортында), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), «Ихлас» мәчете (1999 елдан), авыл янында 2018 елда «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе чыгымнарына төзекләндерелгән «Әүлия» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Сүнмәс ялкын» фольклор ансамбле (2017 елдан), «Әүлия монңары» тальянчылар инструменталь ансамбле (2017 елдан), «Асылъяр» театр (2010 елдан, нигезләүчесе – В.З.Солтанова), «Әллүки» вокаль, балаларның «Тамчы» вокаль (2010 елдан, нигезләүчесе – В.З.Солтанова), «Ямьле балачак» хореография (2010 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Я.Р.Ганиев (1922–1998) – Сарман районындагы «Корыч кул» колхозы рәисе (1945–1958), Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Л.С.Имаева (1949 елда туган) – мәдәният эшлеклесе, В.И.Ленинның Казан шәһәрендәге музей-йорты директоры (1988–1997), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Г.Лотфуллин (1949–2004) – генерал-майор, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

И.Ә.Мөхәммәтгалиев (1966 елда туган) – актер, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

А.К.Тимергалин (1931–2013) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1824 елда – 309 ир-ат;
1897 елда – 1766,
1920 елда – 2167,
1926 елда – 1371,
1938 елда – 1522,
1949 елда – 1136,
1958 елда – 1040,
1970 елда – 1212,
1979 елда – 1041,
1989 елда – 723,
2002 елда – 734,
2010 елда – 734,
2021 елда – 695 кеше (татарлар – 99%).