Тарихы

1735 елга кадәр нигезләнә. Беренче исеме – Иманово. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кутузас, Кутусаз Иман исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала. XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3799 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Иске Имән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Комбайн» колхозы оештырыла. 1957 елда «Нөркәй» совхозына кушыла (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы). 1965 елдан авылда – бүленеп чыккан Тукай исем. совхоз (үзәк утары Иске Дөреш авылы), 1989 елдан – «Имән» совхозы (үзәк утары – Иске Имән авылы), 1997–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2005 елларда «Тәкермән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1967 елда эшләп килгән башлангыч мәктәп җирлегендә тулы булмаган урта мәктәп ачыла, соңрак – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1959 елдан, 1988 елда яңа бина төзелә, 2010 елдан – мәктәп бинасында), китапханә (1975 елдан, 2010 елдан – мәктәп бинасында), балалар бакчасы (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1988 елдан), мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы, «Нур» мәчете (2004 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Хәзинә» фольклор (2013 елдан), балаларның «Ләйсән» хореография (2013 елдан) коллективлары эшли.

Халык саны

1795 елда – 203 кеше;
1811 елда – 188 ир-ат;
1859 елда – 437,
1870 елда – 968,
1897 елда – 915,
1913 елда – 1158,
1920 елда – 1232,
1926 елда – 975,
1938 елда – 808,
1949 елда – 425,
1958 елда – 419,
1970 елда – 464,
1979 елда – 340,
1989 елда – 244,
2002 елда – 272,
2010 елда – 231,
2021 елда – 225 кеше (татарлар – 94,6%, руслар – 1,3%).