Тарихы

1643 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Әхмәт-Абыз, Түбән Әхмәт исемнәре белән дә искә алына.

XVII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында активы көрәшә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәктәп, 1911 елда ярма яргыч һәм ашлык киптерү урыны эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2619,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Янурыс авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Динамо» колхозы оештырыла. 1953 елда Серго исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Янурыс авылы). 1991 елдан авылда – «Янурыс» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1999–2002 елларда – «Марс» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халык саны

1795 елда – 117 кеше;
1811 елда – 80,
1816 елда – 88,
1834 елда – 63 ир-ат;
1870 елда – 369,
1920 елда – 262,
1926 елда – 252,
1938 елда – 271,
1949 елда – 201,
1958 елда – 162,
1970 елда – 139,
1979 елда – 65,
1989 елда – 7,
2002 елда – 1,
2010 елда – 5,
2021 елда – 9 кеше (үзбәкләр – 78%, руслар – 22%).