Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кәшербаш исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 529,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл игенче» колхозы оештырыла. 1957 елда исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә, 1962 елда берләштерелгән «Искра» колхозына кушыла (үзәк утары – Иске Кәшер авылы).

1993 елдан авылда –мөстәкыйль «Алга» колхозы (шул ук елда исеме «Игенче» колхозы дип үзгәртелә), 1994 елдан – «Игенче», 1999–2002 елларда – «Кәшер» күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Кәшер» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921–1937 елларда – балалар йорты, 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1983 елда яңа бина төзелә), китапханә (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), «Илдус» мәчете (2018 елдан) бар.

Мәдәният йортында «Ак калфак» фольклор коллективы эшли (2015 елдан).

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Гыйззәтуллин (1955–2011) – язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1834 елда – 100,
1870 елда – 233,
1920 елда – 612,
1926 елда – 464,
1938 елда – 492,
1949 елда – 467,
1958 елда – 356,
1970 елда – 372,
1979 елда – 277,
1989 елда – 197,
2002 елда – 199,
2010 елда – 191,
2021 елда – 169 кеше (татарлар).