Урнашуы

Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Минзәлә елгасы буенда, Казан шәһәреннән 296 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волосте үзәге була.

1920 елдан – Минзәлә, 1921 елдан – ТАССРның Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районы үзәге.

Тарихы

1731 елга кадәр нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегермәнчелек, сәүдә эше тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәктәп, 2 су тегермәне була.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, мәдрәсә, 2 мәктәп, 2 су тегермәне, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, шәрабханә, сыраханә, 7 бакалея кибете, базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5757 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл байрак» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Ә.Әбүбәкеров). 1958 елда ул Куйбышев исем. (үзәк утары – Яңа Әхмәт авылы) һәм «Хезмәт» (үзәк утары – Димитарлау авылы) колхозлары белән бергә «Йолдыз» хуҗалыгына берләштерелә, 1962 елда аның исеме «Татарстан» колхозы дип үзгәртелә (аңа шулай ук Әлмәт авылының «Якты көн» колхозы да керә).

1995 елдан авылда – «Татарстан», 1999–2002 елларда – «Якты көн» күмәк предприятиеләре, 2003–2006 елларда «Якты көн» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы; 1994–2002 елларда сөт заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1941–1945 елларда блокададагы Ленинградтан китерелгән балалар өчен балалар йорты эшли.

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1921 елда ябыла, 1922 елда кабат ачыла (1927, 1937 һәм 1972 елларда яңа биналар төзелә), 1927 елда – җидееллык, 1937 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1921 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Р.К.Сәетгәрәева).

1977 елда икенче урта мәктәп ачыла, 1982 елда аның каршында интернат булдырыла, 1992 елда мәктәп гимназия итеп үзгәртелә (2001 елда яңа бина төзелә). 2014 елда гимназиядә төбәкне өйрәнү музее ачыла (нигезләүчесе – А.Н.Салихова).

Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә Сарман аграр колледжы (1975 елда 25 нче һөнәри-техник училище буларак ачыла, 2009 елда колледж итеп үзгәртелә, 2012 елда уку йорты тарихы музее оештырыла) эшли. 1936 елда – беренче балалар бакчасы (1999 елга кадәр эшләп килә), 1958 елда – «Кояшкай» ясле–балалар бакчасы, 1984 елда – «Ләйсән» һәм «Аленушка», 1985 елда – «Лилия», 2015 елда «Сандугач» балалар бакчалары ачыла.

Авылда:

  • район мәдәният йорты (1930 елдан, хәзерге бина 1977 елда төзелә),
  • үзәк китапханә (1924 елдан, 1947 елда балалар бүлеге ачыла, 1953 елда үзәк китапханә статусы бирелә, 1973 елда яңа бина төзелә),
  • балалар сәнгать мәктәбе (1965 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 1995 елдан – хәзерге статусында, 2005 елда яңа бина төзелә, 2019 елда И.Г.Шакиров исеме бирелә һәм территориясендә И.Г.Шакиров бюсты урнаштырыла; скульпторы – Ф.Вәлиуллин),
  • «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (1999 елдан, беренче елында Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорты буларак эшли),
  • үзәк район хастаханәсе (стационар һәм поликлиника; 1925 елда ачыла, 1937 елда – бер катлы таш бина, 1977 елда – стационарның таш бинасы, 1997 елда – акушерлык корпусы, 2007 елда поликлиника төзелә),
  • модуль табиблык амбулаториясе (2018 елдан),
  • күп функцияле үзәк,
  • 120 урынлык «Сарман» кинотеатры (1970 елда төзелә, баштагы исеме – «Октябрь»),
  • мемориаль комплекслы ял паркы,
  • «Тәүфикъ», «Жамигъ» һәм «Бәрәкәт» мәчетләре эшли.

Мәдәният йорты каршында:

  • «Сарман» театр коллективы (1958 елдан, 1972 елдан – халык театры, беренче режиссеры – С.Сәрвәретдинов),
  • «Таңсылу» балалар театры (1996 елдан, 2003 елдан – халык театры, җитәкчесе – Г.А.Галиева),
  • «Илек» җыр һәм бию ансамбле (1982 елдан, 2017 елга кадәр «Яшьлек» исеме белән атала, 1983 елдан – халык ансамбле, җитәкчесе – Г.А.Галиева),
  • «Моң» гармунчылар ансамбле (2015 елдан, нигезләүчесе – Т.Ш.Зарипов),
  • «Хозур» ветераннар җыр ансамбле (2017 елдан),
  • «Фирүзә» фольклор коллективы (2018 елдан),
  • «Рамай» инструменталь ансамбле (2016 елдан),
  • «Зиләйлүк» балалар фольклор ансамбле (2019 елдан) һ.б. эшләп килә.

А.М.Залакова исем. үзәк парк яңартыла. Авыл янында төзекләндерелгән «Кара-Каршы», «Бузат» чишмәләре урнашкан.

Сарман төбәкне өйрәнү музее 2006 елда нигезләнә, 2009 елдан Бөек Ватан сугышы һәм төбәкне өйрәнү музее дип атала. Экспозиция мәйданы 96 кв.м тәшкил итә, төп фондта 1600 саклау берәмлеге һәм өстәмә фондта 280 саклау берәмлеге исәпләнә.

Музей 4 залдан – Сугышчан дан, Хезмәт даны, төбәкне өйрәнү, мәгълүмат-күргәзмә залларыннан тора. Экспонатлар тупламасы төбәктә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыра.

Авылдан 2 км көнчыгыштарак төбәк әһәмиятенә ия «Сарман-1 руднигы» мәдәни мирас объекты урнашкан (реестрга 2019 елда кертелә), авылдан 1 км көньяктарак археология истәлеге – Сарман туктаулыгы (Буралы курган культурасы) табыла.

Спорт

Спорт учреждениеләре һәм объектлары арасында:

  • беренче (1988 елдан, 2014 елдан – «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында), икенче (2010 елдан, Спорт сараенда) балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре,
  • чаңгыда узышу буенча «Старт» балалар-яшүсмерләр мәктәбе (2006 елда «Старт» чаңгы үзәге буларак ачыла, 2013 елдан хәзергечә атала),
  • 2 универсаль спорт мәйданчыгы (икесе дә – 2019 елдан),
  • «Айтуган» универсаль спорт залы (2020 елдан),
  • «Яшь техниклар станциясе» өстәмә белем бирү учреждениесе (1998 елда «Ялкын» картинг-клубы буларак ачыла, 2009 елда исеме үзгәртелә).

Күренекле кешеләре

Р.М.Абзалов (1954 елда туган) – рәссам-график, карикатурачы;

Валерий В. Әхмәтшин (1941 елда туган) – композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Вәсим В. Әхмәтшин (1951 елда туган) – композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Я.Газизов (1957 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе;

Г.Х.Гайнуллина (1976 елда туган) – К.Тинчурин исем. Татар драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

И.М.Игнатьев (1954 елда туган) – хирург, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

Л.М.Мөхәрәмова (1960 елда туган) – сәясәт белгече, сәяси фәннәр докторы;

Ф.М.Сафина (1957 елда туган) – актриса, Татарстан Республикасының халык артисты;

М.М.Таишев (1943 елда туган) – мәдәният эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985–1999), «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Д.В.Тимерханов (1935–2009) – генерал-майор, тарих фәннәре кандидаты, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены кавалеры;

Х.Г.Хәйруллин (1931–1998) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.Р.Хуҗин (1974 елда туган) – Мөслим муниципаль районы башлыгы (2021 елдан);

Ф.М.Хөснуллин (1963 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Сарман муниципаль районы башлыгы (2015 елдан);

З.Н.Шәрифуллина (1956 елда туган) – эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1795 елда – 207,
1816 елда – 170,
1834 елда – 259 ир-ат;
1859 елда – 923,
1870 елда – 1062,
1897 елда – 1521,
1906 елда – 1505,
1920 елда – 2056,
1926 елда – 1727,
1938 елда – 2671,
1949 елда – 1720,
1958 елда – 2096,
1970 елда – 2587,
1979 елда – 5096,
1989 елда – 5388,
2002 елда – 6327,
2010 елда – 7153,
2021 елда – 7405 кеше (татарлар – 99%).