Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Сарайлы-Бикмәт исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 146,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «8 март» колхозы оештырыла. 1960 елда берләштерелгән М.Җәлил исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Ләшәү-Тамак авылы). 1991 елдан авылда – мөстәкыйль «8 март» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1999–2002 елларда – М.Җәлил исем. күмәк предприятие, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елдан – Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы.

Авылда мәдәният йорты (1989 елда яңа бина төзелә), китапханә (1970 елдан, хәзерге вакытта – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1978 елдан), «Ихлас» мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Җәүһәр» театр (1999 елдан, 2007 елдан – халык театры, җитәкчесе – Н.Г.Хәбибуллина), «Ахирәтләр» фольклор, балаларның «Сандугачым» вокаль, «Тылсым» хореография, «Шаяннар» театр коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Р.Галиуллина (1967 елда туган) – актриса, Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1816 елда – 115 ир-ат;
1859 елда – 385,
1870 елда – 443,
1897 елда – 776,
1920 елда – 982,
1926 елда – 1072,
1938 елда – 1028,
1949 елда – 750,
1958 елда – 662,
1970 елда – 652,
1979 елда – 510,
1989 елда – 334,
2002 елда – 370,
2010 елда – 350,
2021 елда – 333 кеше (татарлар – 99%).