Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Нөркәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Петровский Завод авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красное Пробуждение» колхозы оештырыла (1950 елда аңа Мостафин авылының «Алан су» колхозы кушыла). 1957 елдан авылда –М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елдан – «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозлары, 1966 елдан – бүленеп чыккан «Петровский» совхозы (үзәк утары – Петровский Завод авылы), 1989 елдан – «Петровская» агрофирмасы, 1993 елдан «Петровский» агрокомплексы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1999–2005 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (2006 елгы янгыннан соң Мостафин авылы мәдәният йорты китереп корыла), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 236,
1949 елда – 210,
1958 елда – 172,
1970 елда – 115,
1979 елда – 142,
1989 елда – 34,
2002 елда – 148,
2010 елда – 118,
2021 елда – 111 кеше (татарлар – 71,2%, руслар – 11,7%, үзбәкләр – 7,2%).