Тарихы

1680 елдан Починок Басуплы Илга буларак мәгълүм, XVIII йөз чыганакларында Бисипово исеме белән искә алына.

1807 елда авылның керәшен татарлары Бөгелмә өязенең Абрамовка авылына (хәзер – Әлмәт районының Васильевка авылы) күчерелә, җирләргә хосусый биләүдәге рус крестьяннары китереп урнаштырыла, торак пункт Петровка дип атала башлый.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1891 елда «И.Г.Стахеев һәм уллары» сәүдә йорты милкендәге аракы заводы ачыла (берничә таш корылманы – продукцияне чистарту урыннарын, спирт саклау подвалын, салат әзерләү бинасын, бәрәңге саклау өчен лапас корылмасын һ.б.ны үз эченә ала). Ул Минзәлә өязендәге иң эре предприятие санала. Анда 50 кеше эшли. 1910 елда төп капиталының бәясе 2300 мең сумлап исәпләнә. XX йөз башында ел саен 90 мең пот чамасы арыш һәм арыш оны, 10 мең пот тирәсе салат, 125 мең потлап бәрәңге эшкәртә; 1914 елда 178779 чиләк спирт җитештерелә. Өяздә спиртны ректификацияләүче бердәнбер предприятие була.

XX йөз башында башлангыч мәктәп эшли (1910 елда ачыла). Авыл җәмәгатенең имана җире 229,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Петровский Завод авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Димитров» колхозы оештырыла. 1959 елда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елда «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозларына кушыла, 1966 елда «Петровский» совхозы (үзәк утары – Петровский Завод авылы, Алан (Пробуждение), Күктау, Мостафин авыллары керә) бүленеп чыга.

1989 елдан авылда – «Петровская» агрофирмасы, 1993 елдан – «Петровский» агрокомплексы, хәзерге вакытта «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча мгенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Спирт заводы 1980 елга кадәр эшли, 1987 елда – крахмал-патока чыгаруга, в 1991 елда кабат спирт җитештерүгә үзгәртеп корыла, 2011 елда хосусый затка сатыла, хәзерге вакытта җитештерү туктатылган.

Мәгариф һәм мәдәният

1943 елда Язикәү авылыннан башлангыч мәктәп күчереп китерелә, 1944 елда – җидееллык, 1956 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1976 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәптә тарих-төбәкчелек музее эшли (2019 елдан, нигезләүчесе – Д.А.Иванов).

Авылда мәдәният йорты (1986 елда яңа бина төзелә), китапханә (1986 елдан), балалар бакчасы (2000 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), күп функцияле үзәк, «Иман» мәчете (2017 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Наз» фольклор (2008 елдан), балаларның «Непоседа» (2012 елдан) һәм «Фантазия» (2010 елдан) хореография коллективлары эшли.

1986 елда спирт заводы матди ярдәме белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташ сугышчыларга багышланган «Хәсрәтле хатын-кыз» һәйкәле ачыла (мәдәни мирас объекты).

Күренекле кешеләре

Н.Ф.Вәлиев (1942 елда туган) – РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Сарман районы хакимияте башлыгы (1991–1995).

Халык саны

1920 елда – 170,
1926 елда – 180,
1938 елда – 844,
1949 елда – 584,
1958 елда – 892,
1970 елда – 855,
1979 елда – 752,
1989 елда – 653,
2002 елда – 1081,
2010 елда – 937,
2021 елда – 807 кеше (татарлар – 55%, руслар – 37%).