- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Кәүҗияк елгасы буенда, Сарман авылыннан 20 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда башлангыч мәктәп (1905) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 542,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Кармалы волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Кәүҗияк авыл җирлегендә.
1931 «Красная Горка» колхозы оештырыла. 1953 елда «Сталин юлы» колхозына кушыла (үзәк утары – Кәүҗияк авылы), 1959 елда хуҗалыкның исеме «Коммунизм» колхозы дип үзгәртелә. 1991 елдан авылда – мөстәкыйль «Красная Горка» совхозы, 1995–1997 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1998–2002 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.
1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1958 елда тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2008 елда ябыла.
2008 елга кадәр балалар бакчасы эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.