Тарихы

1880 елларда Иске Имән авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ново-Иманово, Ново-Имяково исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 670,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Яңа Имән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 «Авангард» колхозы оештырыла. 1950 елда Таза Чишмә авылы белән бергә – «Кызыл Октябрь» колхозына (үзәк утары – Күтәмәле авылы), 1963 елда берләштерелгән «Родина» колхозына (үзәк утары – Күтәмәле авылы, 1992 елдан үзәк утары – Яңа Имән авылы) кушыла.

1995–2002 елларда авылда – «Родина» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта 2 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1980 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1980 елдан), мәчет, шулай ук төзекләндерелгән «Мәхмүр Рәхмәт» һәм «Зиннур» чишмәләре бар.

Халык саны

1902 елда – 348 ир-ат;
1920 елда – 738,
1926 елда – 525,
1938 елда – 602,
1949 елда – 442,
1958 елда – 379,
1970 елда – 385,
1979 елда – 313,
1989 елда – 199,
2002 елда – 215,
2010 елда – 210,
2021 елда – 208 кеше (татарлар).