Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Әхмәтабыз, Югары Әхмәт исемнәре белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2368,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Сарман авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Куйбышев исем. колхоз оештырыла. 1958 елда «Хезмәт» колхозы (үзәк утары – Димитарлау авылы) белән бергә «Йолдыз» колхозына кушыла (үзәк утары – Сарман авылы), 1962 елда хуҗалыкның исеме «Татарстан» колхозы дип үзгәртелә (аңа шулай ук үзәк утары Әлмәт авылында урнашкан «Якты көн» колхозы да керә).

1995 елдан авылда – «Татарстан», 1999–2002 елларда – «Якты көн» күмәк предприятиеләре, 2003–2006 елларда «Якты көн» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1981 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Һидаят» мәчете (2018 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Шатлык» хореография, «Әхмәт» театр, «Сәйяр» фольклор, балаларның «Мизгел» фольклор коллективлары эшли.

Халык саны

1816 елда – 77 ир-ат;
1920 елда – 631,
1926 елда – 613,
1938 елда – 661,
1949 елда – 555,
1958 елда – 479,
1970 елда – 412,
1979 елда – 318,
1989 елда – 237,
2002 елда – 257,
2010 елда – 251,
2021 елда – 250 кеше (татарлар – 99%).