- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Зәй – Сарман автомобиль юлы буенда, Сарман авылыннан 17 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XX йөз башында Яңа Әхмәт авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Җирле халык баштарак Кыек Урман атамасын куллана.
Нигезләнгән вакыттан авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Петровский Завод авыл җирлегендә.
1930 елда «Алан су» колхозы оештырыла. 1950 елда «Красное Пробуждение» колхозына (үзәк утары – Алан (Пробуждение) авылы) кушыла. 1957 елдан авылда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елдан – «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозлары, 1966 елдан – «Петровский» совхозы (үзәк утары – Петровский Завод авылы), 1989 елдн – шул ук исемдәге агрофирма, 1993 елдан елдан агрокомплекс эшли. 2 гаилә фермасы бар.
Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1998–2005 елларда башлангыч мәктәп эшләп килә. 2006 елгы янгыннан соң авыл мәдәният йорты Алан (Пробуждение) авылына күчерелә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.