Тарихы

Хәзерге вакытта Мортамак атамасы да кулланыла.

1735 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1848 елда төзелә) һәм мәктәп була. XX йөз башында 3 мәчет (алар ябылганнан соң берсенең бинасы 1939–1966 елларда мәдәният йорты буларак файдаланыла), мәктәп, 2 су тегермәне, 5 ярма яргыч, 5 ашлык киптерү урыны, 2 тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4442,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Мортыштамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Салкын чишмә» һәм «Сталинчы» (беренче рәисе – Г.Гайнетдинов) колхозлары оештырыла. 1950 елда алар «Кызыл партизан» (үзәк утары – Колмәт авылы), «Калинин» (үзәк утары – хәзер юкка чыккан Биксаз авылы) һәм «Кызыл яр» (үзәк утары – Боламык поселогы) колхозлары белән бергә «Сталинчы» колхозына берләштерелә, 1961 елда хуҗалыкның исеме – XII партсъезд исем. колхоз, 1963 елда «Урняк» колхозы дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Үрнәк» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзер 3 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1954 елда – башлангыч, 1977 елда – тулы булмаган урта (1979 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2009 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1990 елда мәктәп төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Р.Егорова), киләчәктә мәдәният өортына күчерелә.

2015 елда балалар бакчасы җирлегендә тулы булмаган урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1928 елдан, 1989 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), «Нур» мәчете (1999 елдан), Д.Р.Әхмәтов (1969–1985 елларда «Үрнәк» колхозы рәисе, Соиалистик Хезмәт Герое) исемендәге ял паркы, шулай ук төзекләндерелгән «Зур чишмә» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында авыл тарихы музее, «Чишмә» фольклор-вокаль коллективы (2017 елдан), «Зиләйлүк» балалар вокаль ансамбле (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Э.Ф.Латыйпов (1974 елда туган) – актер, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

М.Г.Маликова (1935 елда туган) – журналист, язучы, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.З.Сәхәбетдинов (1955 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Т.Тайсугани (1691–1763 елдан соң) – дин эшлеклесе, шагыйрь.

Халык саны

1816 елда – 110,
1834 елда – 144 ир-ат;
1870 елда – 861,
1897 елда – 1173,
1913 елда – 1599,
1920 елда – 1417,
1926 елда – 1271,
1938 елда – 950,
1949 елда – 721,
1958 елда – 510,
1970 елда – 629,
1979 елда – 604,
1989 елда – 537,
2002 елда – 506,
2010 елда – 468,
2021 елда – 423 кеше (татарлар – 95%, руслар – 5%).