Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне була. XX йөз башында мәчет (1916), 3 мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1363,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләшәү-Тамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «12 Октябрь» колхозы оештырыла (1952 елда аңа «Бакыр тау» колхозы (үзәк утары – Дүсем авылы) керә). 1960 елда хуҗалык берләштерелгән М.Җәлил исем. колхозга (үзәк утары – Ләшәү-Тамак авылы, шулай ук Түбән Ләшәү, Сарайлы, Дүсем авыллары керә) кушыла.

1995–2002 елларда авылда – М.Җәлил исем. күмәк предприятие, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Ләшәү-Тамак тулы булмаган урта мәктәбе Дүсем авылында урнашкан.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Л.С.Сәхипов (1961 елда туган) – инженер-технолог, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1870 елда – 498,
1897 елда – 813,
1913 елда – 948,
1920 елда – 950,
1926 елда – 646,
1938 елда – 564,
1949 елда – 444,
1958 елда – 415,
1970 елда – 408,
1979 елда – 369,
1989 елда – 226,
2002 елда – 215,
2010 елда – 245,
2021 елда – 218 кеше (татарлар – 99%).