Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 557,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 июленнән – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Шәрләрәмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Якты күл» колхозы оештырыла. 1950 елда берләштерелгән Сталин исем. колхозга (үзәк утары – Шәрләрәмә авылы) кушыла. 1957 елдан авылда –«Нөркәй» (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы), 1991 елдан – «Таң» (үзәк утары – Шәрләрәмә авылы) совхозлары, 1997–2002 елларда – «Таң» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Нөркәй» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1985 елда медпункт буларак ачыла), мәчет (2019 елдан) бар.

Халык саны

1870 елда – 295,
1913 елда – 212,
1920 елда – 223,
1926 елда – 192,
1938 елда – 243,
1949 елда – 215,
1958 елда – 185,
1970 елда – 181,
1979 елда – 135,
1989 елда – 95,
2002 елда – 72,
2010 елда – 57,
2021 елда – 39 кеше (татарлар – 97%).