Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда Юлтимер авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Петровский Завод авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Димитров» колхозы оештырыла. 1957 елда – М.Горький исем. колхозына (үзәк утары – Ләке авылы) кушыла. 1964 елдан авылда «Мир» берләштерелгән колхозы (үзәк утары – Ләке авылы), 1966 елдан – «Петровский» совхозы (үзәк утары – Петровский Завод авылы), 1989 елдан – шул ук исемдәге агрофирма, 1993 елдан агрокомплекс эшли.

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1920 елда – 117,
1926 елда – 148,
1938 елда – 207,
1949 елда – 159,
1958 елда – 138,
1970 елда – 89,
1979 елда – 68,
1989 елда – 39,
2002 елда – 101,
2010 елда – 80,
2021 елда – 79 кеше (татарлар – 87,3%, руслар – 10%).