Тарихы

1744 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр, ясаклы татарлар катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 4 мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2141,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Кәүҗияк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Сталин исем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – Д.Баязитов). 1945 елда «Ярыш», «Үрнәк», «Сталин юлы» колхозларына бүленә, 1953 елда алар «Сталин юлы» исеме астында берләштереләләр (шулай ук Петровка авылы керә), 1954 елда им. Молотов исем. колхоз (үзәк утары – Түбән Бикмәт авылы) кушыла, 1959 елда хуҗалыкның исеме – «Коммунизм» (үзәк утары – Кәүҗияк авылы, 1991 елда Петровка авылы «Красная горка» колхозы булып аерыла), 1994 елда «Кәүҗияк» колхозы итеп үзгәртелә (1995 елда Түбән Бикмәт авылы «Якты көн» колхозы булып аерыла, 1999 елда кабат кушыла).

1999–2002 елларда авылда – «Коммунизм» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – «Кәүҗияк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзер авылда 2 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык, сөт терлекчелеге һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар башында башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык (1930 елларда һәм 1972 елда яңа биналар төзелә), 1986 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә тарих-төбәкчелек музее эшләп килә (2010 елдан).

Авылда мәдәният йорты (1974 елда яңа бина төзелә), китапханә (1940 елдан, хәзер – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1994 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), «Ихлас» мәчете (1993 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Сәләхи чишмәсе» бар.

Мәдәният йорты каршында «Лилия» һәм балаларның «Йолдызчыклар» хореография (2019 елдан), «Тамчы» вокаль, балаларның «Асылъяр» фольклор коллективлары эшли.

Халык саны

1816 елда – 175,
1870 елда – 894,
1897 елда – 1212,
1920 елда – 1232,
1926 елда – 1227,
1938 елда – 1211,
1949 елда – 1021,
1958 елда – 901,
1970 елда – 916,
1979 елда – 718,
1989 елда – 590,
2002 елда – 551,
2010 елда – 509,
2021 елда – 412 кеше (татарлар – 99%).