Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Якши-Каран, Мендеева исемнәре белән дә искә алына, җирле халык элек Дүсем-Тирмә атамасын куллана.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), су тегермәне була. XX йөз башында мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 679,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яковлев» колхозы оештырыла. 1931 исеме «Бакыр тау» дип үзгәртелә. 1952 елдан авылда – «12 Октябрь» колхозы (үзәк утары – Ләшәү-Тамак авылы), 1960 елдан – М.Җәлил исем. колхоз (үзәк утары – Ләшәү-Тамак авылы), 1995–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2005 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1954 елга кадәр балалар йорты эшли.

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1967 елда – сигезьеллык, 1976 елда – урта (1978 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (1958 елда нигезләнә, 1968 елда ачыла, нигезләүчесе – Г.Ханнанова).

2015 елда балалар бакчасы (2000 елда ачыла) урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеменә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә (1953 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан), ветеринария пункты (2016 елдан), күп функцияле үзәк, «Мөнәвәрә» мәчете (1996 елдан), төзекләндерелгән «Дүсем» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» фольклор ансамбле (1998 елдан), балаларның «Сандугач» вокаль (2012 елдан), «Сердәш» театр коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Г.М.Дәүләтшин (1950 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.З.Яхин (1961 елда туган) – язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1816 елда – 64 ир-ат;
1859 елда – 317,
1897 елда – 581,
1913 елда – 542,
1920 елда – 596,
1926 елда – 604,
1938 елда – 490,
1949 елда – 559,
1958 елда – 436,
1970 елда – 466,
1979 елда – 388,
1989 елда – 301,
2002 елда – 286,
2010 елда – 293,
2021 елда – 272 кеше (татарлар – 99%).