Административ-территориаль буйсынуы

1931 елда Ләке авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә, атамасы шунда оештырылган колхоз исеменә нисбәтле. Нигезләнгән вакыттан – Сарман районында.

Хәзер – Ләке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Дружба» колхозы оештырыла. 1951 елда хуҗалык – «Кызыл Ляке» колхозына (үзәк утары – Ләке авылы) кушыла. 1957 елдан авылда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елдан – «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) эреләндерелгән колхозлары, 1986 елдан – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Ләке авылы), 1994–2002 елларда – «Ләке» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 176,
1949 елда – 152,
1958 елда – 152,
1970 елда – 159,
1979 елда – 125,
1989 елда – 86,
2002 елда – 58,
2010 елда – 49,
2021 елда – 45 кеше (керәшен татарлар – 96%, мөселман татарлар – 4%).