Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йөкләр ташу, сәүдәгәр Стахеевлар утарларында көнлекчелек тарала.

XX йөз башында 2 мәчет (1939 елда ябылалар; беренчесенең бинасы – мәктәпкә, икенчесенеке мәдәният йортына (1979 елга кадәр) тапшырыла), 2 мәдрәсе, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2389,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Чукмарлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Чулпан» колхозы оештырыла. 1951 елда берләштерелгән В.И.Ленин исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Чукмарлы авылы, шулай ук Наратасты, Сәях, хәзер юкка чыккан Владимировка авыллары керә), 1963 елда хуҗалыкның исеме «Чулпан» колхозы дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003 елда – «Мәрданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2004–2005 елларда – «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык (1970 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда ябыла. 2009 елга кадәр балалар бакчасы эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1973 елда яңа бина төзелә), китапханә (1961 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1947 елда медпункт буларак ачыла, 2021 елда модуль пункт төзелә), мәчет (1994 елдан), шулай ук 2006 елда төзекләндерелгән «Чишмә башы» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында «Энҗе» фольклор коллективы эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.С.Габидуллин (Әзгар Габиди) (1926–2001) – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны;

А.М.Гыйләҗев (1928–2002) – язучы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы.

Халык саны

1816 елда – 29,
1834 елда – 131,
1859 елда – 147 ир-ат;
1870 елда – 316,
1897 елда – 859,
1906 елда – 517,
1920 елда – 1132,
1926 елда – 911,
1938 елда – 905,
1949 елда – 640,
1958 елда – 556,
1970 елда – 586,
1979 елда – 544,
1989 елда – 449,
2002 елда – 400,
2010 елда – 348,
2021 елда – 342 кеше (татарлар).