- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Минзәлә елгасы буенда, Сарман авылыннан 14 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөз уртасында нигезләнә Революциягә кадәрге чыганакларда Нөркәй исеме белән дә искә алына.
XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм су тегермәне була. XX йөз башында волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, мәдрәсә һәм 3 мәктәп эшли.
1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 7418,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волосте үзәге була.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында. 1967 елда Кече Нөркәй авылына кушыла.
Хәзер – Зур Нөркәй авыл җирлеге үзәге.
Халкы 1920 елгы «Сәнәкчеләр» фетнәсендә актив катнаша.
1925 елда – «Сельхозснаб» авыл хуҗалыгы ширкәте, 1928 елда – беренче артель, 1929 елда – «Яңа ил» колхозы (беренче рәисе – В.Гыйльманов), Кече Нөркәй авылында «Эшчән» колхозы оештырыла. 1953 елда алар «Татарстан» колхозына берләштерелә, 1957 елда хуҗалык «Нөркәй» совхозы итеп үзгәртелә (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы; шулай ук также Саклаубаш, Иске Имән, Алга, Кормаш, Сарысаз-Тәкермән, Өчиле Саклау, Сөлек, Шәрләрәмә авыллары керә), 1965 елда «Нөркәй» (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы; шулай ук Кормаш, Сөлек, Шәрләрәмә авыллары керә) һәм Тукай исем. (үзәк утары – Иске Дөреш авылы) совхозларга бүленә.
1997 елдан авылда – «Нөркәй» күмәк предприятиесе, 2002 елдан – «Нуркеевский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Нөркәй» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
1934–1957 елларда машина-трактор станциясе эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1937 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 1942 елда – тулы булмаган урта, 1954 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә ( 1968 һәм 1980 елларда яңа биналар төзелә). Мәктәптә төбәкне өйрәнү музее эшли.
Авылда мәдәният йорты (1939 елда мәдәният йорты буларак ачыла, 1952 һәм 1967 елларда яңа биналар төзелә), китапханә (1956 елдан, мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1965 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы (2015 елдан), «Рамазан» мәчете (1998 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Сабит» чишмәсе бар.
Мәдәният йорты каршында «Зөбәрҗәт» татар фольклор коллективы (2006 елдан, 2018 елдан – халык коллективы, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – И.И.Котдусова, аның балалар бүлекчәсе дә оештырыла), «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбле (2013 елдан), балаларның «Мизгел» хореография коллективы (2006 елдан), «Мирас» вокаль-инструменталь ансамбле (2021 елдан) һ.б. эшли.
М.Ш.Бибишев (1929–2016) – төзүче инженер, ТАССРның, РФнең атказанган төзүчесе, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;
И.Х.Зарипов (1927–1999) – журналист, язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны;
С.И.Ибраһимова (1928–2021) – тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Җ.Г.Мөхәммәтшин (1946 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, нумизмат, эпиграфист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгының беренче директоры (1969–2000);
С.Х.Рәфыйков (1913–1971) – язучы;
Р.С.Сибгатуллин (1937 елда туган) – ветеринария эпизоотологы, ветеринария фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган ветеринария табибы;
Ә.Ф.Фәтхуллин (1931 елда туган) – механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.