Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революиягә кадәрге чыганакларда Акимбетово исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек,читкә китеп эшләү.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 488,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

1967 елның 26 октябрендә, Мортыштамак авылы белән кушылуы сәбәпле, торак пункытлар исемлегеннән сызыла. 1997 елның 18 сентябрендә кабат мөстәкыйль торак пункт буларак теркәлә.

Хәзер – Мортыштамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл яр» колхозы оештырыла. 1950 елда «Сталинчы» колхозына (үзәк утары – Мортыштамак авылы) кушыла, хуҗалык «Калинин» (үзәк утары – юкка чыккан Бикасаз авылы) һәм «Кызыл партизан» (үзәк утары – Колмәт авылы) колхозлары кушылу хисабына эреләндерелә; в 1961 елдан XII партсъезд исем. колхоз дип атала.

1963 елдан авылда – «Үрнәк» колхозы (үзәк утары – Мортыштамак авылы), 1994–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2006 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

И.М.Миргалимов (1942–2019) – дирижер, педагог, педагогика фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 32 ир-ат;
1859 елда – 192,
1870 елда – 142,
1913 елда – 261,
1920 елда – 286,
1926 елда – 249,
1938 елда – 212,
1949 елда – 118,
1958 елда – 83,
2002 елда – 30,
2010 елда – 13,
2021 елда – 13 кеше (татарлар).