Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1892 елда Язикәү авылыннан агач Михаил-Архангел чиркәве китерелә, аны кору чыгымнарын Алабуга сәүдәгәре И.Г.Стахеев үз өстенә ала.

XX йөз башында чиркәү (1918 елда ябыла), миссионерлар мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 421,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Будённый исем. һәм «Алга» колхозлары оештырыла. 1957 елда алар эреләндерелгән «Дружба» колхозына (үзәк утары – Урта Кәшер авылы) кушылалар. 1962 елдан авылда – берләштерелгән «Искра» колхозы (үзәк утары – Урта Кәшер авылы), 1993 елның февраленнән – бүленеп чыккан «Алга» колхозы (1993 елның декабрендә исеме «Игенче» дип үзгәртелә), 1999 елдан – «Кәшер» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында) бар. Клубта «Чишмә» фольклор коллективы эшли (1999 елдан).

Авыл янында «Бохарай наратлыгы» табигать истәлеге урнашкан.

Күренекле кешеләре

Р.Е.Андреев (1956 елда туган) – музыкант, композитор, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1781 елда – 34 ир-ат;
1859 елда – 143,
1870 елда – 140,
1926 елда – 170,
1949 елда – 220,
1958 елда – 135,
1970 елда – 142,
1979 елда – 95,
1989 елда – 132,
2002 елда – 83,
2010 елда – 62,
2021 елда – 51 кеше (керәшен татарлар).