Тарихы

1883 елда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Баллы Тамак исеме белән дә искә алына.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 531,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Рангазар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Урнәк яшьләр» колхозы оештырыла. 1958 елда ул Рантамак авылы колхозы белән бергә «За мир» хуҗалыгына берләштерелә. 1960 елдан авылда – «Җиңүче» колхозы (үзәк утары – Рангазар авылы), 1994–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2005 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

М.Ш.Хөсәенов (1911–1986) – Социалистик Хезмәт Герое, Минзәлә шәһәрендәге Геройлар аллеясында бюсты урнаштырылган, исеме белән урам атала, төбәкне өйрәнү музеенда аңа экспозиция багышланган.

Халык саны

1859 елда – 180 кеше,
1884 елда – 259,
1926 елда – 237,
1938 елда – 299,
1949 елда – 206,
1958 елда – 180,
1970 елда – 167,
1979 елда – 113,
1989 елда – 54,
2002 елда – 32,
2010 елда – 32,
2021 елда – 22 кеше (татарлар).